Борһанов Казанның яңартылган 93-нче номерлы гимназиясе турында: ул рус телен үстерү үзәге булачак

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Казанның 93-нче номерлы гимназиясенә «Лукоморье» дигән яңа янкорма корпус төзелде, анда рус телен өйрәнүгә һәм рус мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәчәк иҗади остаханәләр, музей һәм башка мәйданчыклар урнашкан. Мәгариф учреждениесенең мәйданын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән киңәйттеләр, дип сөйләде ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International