Казанның 2 меңнән артык баласы бүген яңа мәктәпләргә китте

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Казанның «Весна» торак комплексында һәм «Соловьиная роща» торак комплексында ике яңа мәктәпкә 2 меңнән артык бала китте. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

"Без әле генә "Весна"торак комплексында 1,5 мең урынга исәпләнгән Татарстанның иң зур мәктәбен ачтык, тагын 1224 урынга исәпләнгән "Светлая долина" торак комплексында мәктәп ачылачак. Нәтиҗәдә, 2,7 меңнән артык укучы яңа мәктәпләргә килде», - дип сөйләде Казан мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International