Нурлат балалар йорты юбилеен бәйрәм итә

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Норлат балалар йортында тәрбияләнүче 45 баланың нибары 8 е – тома ятим, калган 37сенең әти-әнисе исән, ләкин алар ата-ана хокукыннан мәхрүм. Биредә тәрбиядә булган 30 бала – Яшел Үзән муниципаль районда яшәүчеләрнеке. Балалар йортында тәрбия алып, 161 егет һәм кыз олы тормышка аяк баскан. Күпчелеге турында бары тик яхшы хәбәрләр, җылы сүзләр генә ишетеп яши балалар йорты коллективы. Юбилеен билгеләп үткән көннәрдә дә үзенең элекке кошчыкларыннан котлаулар күп булыр дип көтелә. Юбилейны тәрбиячеләр һәм биредә тәрбияләнүчеләр билгеле бер уңышлар белән каршылый. Иң сөендергән хәлләрнең берсе шул: ОПДНда исәптә торучылар кимегән; 2010-2011 уку елында 5 тәрбияләнүче исәптә торса, узган уку елында нибары 3 яшүсмер исәптә торган. Балалар йортында хезмәт тәрбиясенә игътибарны көчәйтү максатыннан, 2010 елда биредә тәрбияләнүче яшүсмер малайларның иң зур хыялы тормышка аша: зур тырышлык куеп төзелгән столяр остаханәсе ачыла. Кул астында булган эш кораллары белән малайлар остазлары ярдәмендә төрледән-төрле хуҗалык кирәк-яраклары, урындыклар ясый. Дөрес, һәр хуҗалыктагы кебек үк, монда да төзелешнең тукталып торганы юк. Узган уку елында тимераяклы да булганнар, шуңа күрә Норлатта ремонттан соң эшли башлаячак спорт комплексының ачылуын һәм анда шуарга махсус вакыт бирелүен һәркайсы зур түземсезлек белән көтә. Бу көннәрдә түгәрәк датага – юбилейга әзерләнү, якын дусларны каршы алу һәм алар алдында осталыкларын күрсәтү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яшиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International