Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Үзгәргән мәктәпләр, яки Ремонттан соң төзекләндерү
2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Быел республикада төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрнең барысында да эшләр төгәлләнгәнме? Үзгәреш кичергән белем йортлары капиталь ремонттан ни дәрәҗәдә канәгать?
Иртәгә яңа уку елы башлана дигән көнне ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзул¬лин 165 мәктәпнең икесендә, ягъни Югары Ослан районы һәм Казанның бер мәктәбендә ремонт эшләренең дәвам итүен белдергән иде. Коррекцион уку йортларында ремонт сүлпән барган икән. “Бу эшләр уку процессына комачауламый. Әмма бурычларны вакытында үтәргә кирәк”,– диде министр ул чакта. Президент исә икенче елда мондый калышулар булмаска тиешлеген җиткерде. Уку елы тәмамланганчы, 2013 елда төзекләндереләчәк мәктәпләрнең исемлеген раслап, подрядчы оешмаларны билгеләргә, төзелеш материалларын сатып алырга, эшчеләрне барларга кирәк. Ремонт барышында кисә¬тү¬ләр булганмы? Төзелеш өлкәсендә күзәтчелек итүче дәүләт инспекциясе белән республика Прокуратурасы уз-дырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, тәрәзәләр алыштырганда җөйләргә кү¬бекне тулысынча тутырмау, торбалар алыштырганда гильзалар урнаштырмау, тү¬бәләрнең тигез җәелмәве һәм башка кимчелекләр ачыкланган. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән. Әйтик, мәктәп ти¬рәсе койма белән әйләндереп алынмаган, газ баллоннары кояшта яткан, ватык тәрә¬зәләр, башка чүпләр территориядән вакытында чыгарылмаган. Шулай ук матери¬ал¬ларның сыйфатын раслый торган документлар булмау очраклары да теркәлгән. Әле¬ге кимчелекләрне вакытында төзәтергә кушылган. Бүген дә ремонт бара торган мәктәпләргә шалтыратып, аларның хәлләрен белешергә булдык. – Мәктәбебезгә быел 50 ел тула. Җәен алты төрле эш башкарылды. 190 тәрәзә, ишек¬ләр, электр чыбыклары алыштырылды, коммуникация челтәре булдырылды. Ремонтка 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Хәзерге вакытта спорт залында ремонт эшләре бара. Ул апрель аенда авария хәлендә булу сәбәпле ябылган иде. Бер як дивары сүтелеп, яңасы тө¬зелә. Ремонт 10 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Төзекләндергәч, мәктәбебез ямьләнеп китте, – ди Казандагы 134 нче мәктәп директоры Александр Петров. Югары Ослан районының Килди авылы мәктәбендә эшнең тоткарлануы спорт залы белән бәйле. География укытучысы Наталья Никифорова әйтүенчә, залның түбәсе тишек. Ремонтны бары тик ике кеше генә башкарган. “Алар эшне җиренә житкереп башкаралар. Моңарчы бәдрәф урамда иде, хәзер ул эчтә урнаштырылды. Мәктәпнең яртысында балалар бакчасы булдырылачак. Ремонт октябрь башына бетәр дип көтәбез”, – ди 13 укучылы төп мәктәп укытучысы Наталья ханым. Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбе директоры Расыйх Шагаев та капиталь ремонттан канәгать. “Ремонт беткәнче иртәдән кичкә кадәр шунда булдык. Мәктәп чүп белән тулды. Укытучылар белән бергәләшеп шуны җыештырдык. Мәшәкатьле булса да, мәктәбебез яңарып китте. Әле шушы көннәрдә генә, тышкы ягын сайдинг белән тышланачак, дигән хәбәр килде. Район җитәкчелеге спорт залын ремонтларга, биш ка-бинетның идәнен алыштырырга сүз бирде. Министрлык спорт җиһазлары, проекторлар, тегү машиналары кайтартты”, – ди Расыйх Инталович.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз