Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган селектор киңәшмәсендә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды. Киңәшмә милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү мәсьәләләренә багышланган иде.
Турыдан-туры элемтә барышында Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт башлыгына 186 нчы номерлы «Перспектива» яңа күппрофильле лицейны ачу турында хәбәр итте. "Без "Мәгариф" милли проекты кысаларында төзелгән күппрофильле лицей каршында торабыз. Минем белән бергә яшь укытучылар һәм мәктәп директоры да бар. Бу 1224 укучыга исәпләнгән бик яхшы мәктәп. Биредә кабинетлар бик яхшы, ике бассейн, ике спорт залы менә дигән итеп җиһазландырылган. Бүген бу мәктәпкә 317 беренче сыйныф – 11 сыйныфның укучысы килде», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.