Бала укыган мәктәпне бәяләгәндә, әти-әниләрнең күбесе укытучылар турында уңай фикерләрен әйттеләр. 85 процент мәктәптә балаларга карата булган мөнәсәбәт дустанә һәм игътибарлы, дип саный әти-әниләр. 78 процент педагогларның квалификация дәрәҗәсен уңай бәяләделәр, - дип хәбәр итә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге.
Шулай ук ата-аналар уку әдәбияты белән тәэмин ителешне (76 процент уңай җавап), сыйныф һәм мәктәп бинасының торышын (73 процент) югары бәяләделәр.