Лаеш шәһәрендә капиталь ремонттан соң Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2-нче номерлы мәктәп ачылды. Аерым алганда, биредә 49 беренче сыйныф укучысы белем алачак, барлыгы 422 укучы парта артына утырачак.
Яңа уку елы башлану белән укучыларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов котладылар.