Татарстанда Яндекс мәгариф проектына программалаштыру буенча түләүсез курсларга 8 һәм 9 нчы сыйныф укучыларын җыю башланды. Яндекс.Лицей проектының яңа мәйданчыкларының берсе Менделеевск шәһәрендә эшли башлады.
«Быел проектка шулай ук Менделеевск да кушылды. Татарстан Республикасында барлыгы 21 мәйданчык эшләячәк, шуларның өчесе - яңа», – дип сөйләделәр министрлыкта.