Яңа форматта «Белем дөньясы» программасы чыга башлады. Бу тапшыру Татарстанда гамәлгә ашырыла торган мәгариф, фән һәм милли сәясәт өлкәсендә иң кызыклы тәҗрибәләр, һөнәри осталык серләре, мәктәп укучыларының һәм укытучыларның гадәти булмаган мавыгулары, мәгърифәтчелек проектлары, танып-белү тарихлары турында сөйли.
“Белем дөньясы" Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе кысаларында тормышка ашырыла һәм ул төбәктә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятләрен һәм телләрен саклауга юнәлдерелгән.