Урта һөнәри белем бирүне әзерләү системасыннан 100дән артык һөнәр юкка чыгачак. Бу нинди һөнәрләр? Аларны шәхсән Россия мәгариф министры Ольга Васильева: "эмальле савыт-саба җитештерүче", "кәгазь киптерүче", "тукучы", "чигүче", "электрон техника эшләнмәләре җыючы", - дип белдерде. Аларга алмашка нәрсә? "Мехатроника һәм мобиль робототехника", "График дизайн", "Техник эксплуатацияләү һәм роботлаштырылган производствога хезмәт күрсәтү"…