Иннополис Университетында программалаштыру буенча Халыкара студентлар олимпиадасы этабы узачак

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Октябрь аенда квалификация нәтиҗәләре буенча топ-40 команда Саратовта 1/2 финалга чыгу өчен көч сынашачак. Җиңүчеләр 2020 елның июнендә Мәскәүдә МФТИ мәйданчыгында узачак дөнья финалына юл тотачак.

Квалификация этабына гаризалар бер вузның 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган өч студентыннан торган командасыннан кабул ителә. Финалда ике тапкыр катнашкан яки чемпионатның биш сезонында гариза биргән программистлар конкурстан тыш кына ярыша ала.

Теркәлү 9 сентябрьгә кадәр icpc.sgu.ru.адресы буенча ачык. Теркәлгәндә «Иннополис» мәйданчыгын күрсәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International