Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлекне саклау буенча дәреслек эшләде, анда материал төрле яшьтәге балалар өчен җайлаштырылачак. РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренә караганда, дәреслек инде әзер, хәзер нюанслар эшләп бетерелә генә. Анда сәламәт яшәү рәвешенә, беренче ярдәм күрсәтү алымнарына, үз сәламәтлегеңне мониторинглау һәм башка аспектларга багышланган бүлекләр булачак. Скворцова материалның "психологик яктан дөрес биреләчәген, шул исәптән баланың яшен исәпкә алып, дөрес лексика" булачагын ассызыклады.