Татарстанда Яндекс.Лицейга мәктәп укучыларын җыю башланды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Яндекс. Лицейга кабул итү башланды. Бу бушлай курслар укучылар өчен. Керү өчен логик фикер йөртә белүгә онлайн-тестны уңышлы узарга, ә аннан соң әңгәмә узарга кирәк. Гаризаны проект сайтында 11 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

 Яндекс.Лицейга  8 һәм 9 сыйныф укучылары кабул ителә. Укыту программасы ике елга исәпләнгән. Беренче ел балалар Python программалаштыру телен өйрәнәләр, ә икенче елда сәнәгать программалаштыру нигезләрен үзләштерәләр һәм уку проектлары өстендә эшлиләр. Дәресләрне Яндекста белем алган тәҗрибәле укытучылар алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International