Универсиаданы каршылап: сессия - августта, БДИ - апрельдә?

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
Универсиада авылын студентлардан азат итү өчен Казан федераль университеты көндезге бүлектә укучыларны икенче семестрдан читтән торып укуга күчерәчәк. Бу Универсиадада катнашучылар яшәячәк кампусларда ремонт эшләрен башкару өчен кирәк.
КФУда «читтән торып укуга» күчерү турындагы яңалыкны рәсми рәвештә расламасалар да, студентларга (һичьюгы, гуманитар бүлекләргә) 31 декабрьгә кадәр Универсиада авылын бушатырга кушканнар, икенче семестрда алар читтән торып укыячак, ә җәйге сессия августта узачак.
Хәзерге вакытта Универсиада авылында 6200 студент яши, гомумән алганда, студентлар кампусы 13 мең кешегә исәпләнгән. Торак корпусларны төзү эшләре 2009 елның июнендә башланган иде, 2010 елның августында кампусның беренче комплексы файдалануга тапшырылды һәм КФУ студентлары анда яши дә башлады. Ул чакта студентларга дәүләт милкеннән сак файдаланырга һәм Бөтендөнья студентлар уеннарына якынча бер ай кала косметик ремонт эшләрен башкару өчен биналарны бушатырга туры киләчәге турында кисәткәннәр иде. Күрәсең, эш күләмен бәяләп, «Универсиада авылы» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге ремонтка бер ай гына җитмәс дигән карарга килгәндер.
- Шушы көннәрдә безгә 31 декабрьгә кадәр тулай торактан китәргә туры киләчәге хакында кисәттеләр, - дип сөйли журналистика факультетының 1 курсында укучы Ульян егете Солтан Ногайбәков. - Чынлыкта, бу әле төгәл мәгълүмат түгел, әмма ул расланыр, мөгаен. Мин Универсиада авылында яшим, шуңа күрә бу кисәтү миңа да кагыла. 31 декабрьгә кадәр без кышкы сессияне тапшырып, кампусны бушатырга тиеш. Аннан каникуллар башланачак. Гыйнварның икенче яртысында без күрсәтмә лекцияләргә киләчәкбез. Безгә биремнәр әдәбият исемлекләре өләшеп, августка кадәр кайтарып җибәрәчәкләр, имтиханнар шул вакытта булачак... Минем курсташларым моңа тыныч карый. Без, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, өйдә - үзебез гадәтләнгән, уңайлы мохиттә укый алачакбыз. Ләкин, икенче яктан караганда, читтән торып укуны көндез белем алу белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Без ярты елга мөгаллимнәр белән турыдан-туры аралашудан мәхрүм калабыз, ә бу бер дә яхшы әйбер түгел.
КФУның матбугат үзәгендә әлегә соңгы карар чыкмауга сылтау итеп, аңлатма бирүдән тыелып торалар. Шулай да уку йорты хезмәткәрләреннән факультетларда ябык киңәшмәләр узуы хакында белдек, аларда көндезге бүлек студентларын вакытлыча читтән торып укытуга күчерүнең механизмнары турында фикер алышалар. Әлегә сүз гуманитар факультетлар хакында гына бара.
Шул ук вакытта Казанның кайбер мәктәпләрендә 11 сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына 2013 елда БДИ гадәттәгедән иртәрәк - апрельдә узачагы турында хәбәр иткәннәр. Шуңа күрә балаларга вакытны әрәм итмичә, инде бүгеннән үк имтиханнарга әзерләнә башларга киңәш бирелгән.
Имтиханнар бөтен илдә бер үк вакытта үткәрелә икән, Казанда гына БДИны ничек күчерергә мөмкин соң? Чынлыкта, бу идея чынга ашмаслык түгел. Чөнки мөһим спорт ярышларында, бәйгеләрдә катнашачак укучылар өчен апрельдә вакытыннан алда БДИ тапшыру каралган. 2013 елда мәктәпне тәмамлаячак Казан укучыларын да федераль үзәк белән килешү нигезендә шулар рәтенә кертергә мөмкиннәр. Универсиада барган көннәрдә – 6 сыннан 17 июльгә кадәр - югары уку йортларында кабул итү капманияләрен дә майда үткәрүләре ихтимал
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International