Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Республикада сәламәт балалар кими
2012 елның 21 сентябре, җомга
Татарстанда сәламәт балалар саны көннән-көн кими бара. Бүген республикада балаларның бары тик 11 проценты гына тулысынча сәламәт. Бу турыда журналистларга «Татмедиа» агентлыгында узган пресс-конференция вакытында Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Шунысы мәгълүм, балаларның сәламәтлекләре какшауда зур рольне балалар бакчалары һәм мәктәпләр уйный. Мәсәлән, бакчага йөргән арада сәламәтлеге начарайган балалар 2 тапкырга арта, ә мәктәптә укый башлагач исә аларның саны 1,6 тапкырга күбәя. Бүген республикада күз күреме начарланган балалар 40 процентны тәшкил итә. Умыртка сөяге авырулары исә балаларның 47 процентында ачыкланган. «Әлеге авыру очракларын киметү өчен безгә мәктәп һәм балалар бакчалары тормышыннан һәрчак хәбәрдар булырга, алар эшчәнлеген һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Бала үз яшенә туры килә торган партада гына утырырга тиеш. Сәламәтлек сәгате дәресләре дә даими уздырылсын», дип белдерде җитәкче. Бала сәламәтлеге дөрес туклануга да бәйле. Мәсәлән, беренче сыйныфта ашказаны авырулары белән интегүче балалар 19 процент кына булса, 11 нче сыйныфны тәмамлаганда алар инде 43 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә, мәктәпләрдә укучылар туклануы дөрес итеп оештырылырга тиеш. «Санитар закон таләпләре буенча укучыларны ике мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итү каралган. Әгәр дә башлангыч сыйныфта укучылар озынайтылган көн төркеменә йөриләр икән, алар 3 тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш. Әгәр дә инде ул 11 яшьтән өлкәнрәк һәм факультатив дәресләргә йөри икән, мәктәп аны ике мәртәбә ашатырга бурычлы. Бала өчен иң кирәкле азык-төлек - сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм балык», дип белдерде Марина Патяшина үзенең чыгышында. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәпләрдә балаларның 91 проценттан артыгы дөрес туклана. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк.
«Intertat.Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз