Аксубай районы үзәгендә “Радуга” балалар бакчасы ачылды

2012 елның 21 сентябре, җомга
Аксубай муниципаль районы үзәгендә, ремонттан соң, «Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Аның бинасының түбәсе битум белән генә капланган булу сәбәпле, яңгыр үтмәсен өчен, моңарчы аны ел саен ремонтлап торырга кирәк булган. Соңгы елларда исә болай эшләү генә ярдәм итмәгән, түбәдән үткән суны җыю өчен төркем һәм йокы бүлмәләренә ләгәннәр тезеп куелган, су хәтта беренче кат коридорлары буйлап аккан очраклар булгалаган. Шуңа да карамастан, түбәне тиешле тәртипкә китерү мәгариф учреждениеләрен ремонтлауны үз эченә алган бер генә программага да кертү мөмкин булмаган. Әмма район җитәкчелеге хәлдән чыгу юлын тапкан һәм балалар бакчасы түбәсенә капиталь ремонтлауны, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы аша резерв фондыннан үткәрүне үтенеп, Министрлар Кабинетына хат белән мөрәҗәгать иткән. Заманча түбә ябуда «Максад» ҖЧҖ подрядчылары тырышып хезмәт куйган. Түбәне капиталь ремонтлаудан тыш, бинаның эчендә дә үзгәрешләр булган: электр үткәргечләре тулысынча алмаштырылган, параллель рәвештә төркем бүлмәләрендә ремонт эшләре алып барылган, территория җыештырылган, бинага тоташкан җылыту системасы тышланган, бинага керү юлындагы элмә такта яңартылган. “Әлеге эшләрне башкаруда безгә, җитәкчеләр белән беррәттән, эшчеләр һәм ата-аналар, хәтта балаларның бабалары да ярдәм итте”, – дип сөйли бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International