Бүләккә – татарча китаплар...

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Похвистнево районының Яңа Мансур мәктәбе укучылары быел яңа уку елын яхшы итеп ремонтланган ике катлы бинада башладылар, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы. Биредә җитмеш ике бала белем ала, шуларның унысы беренче сыйныфта укучылар. Мәктәптә алар өчен барлык шартлар да булдырылган. Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Равил Галимов мәктәптә булып, бүләк итеп татарча китаплар, татар җырлары язылган дисклар, татарча мультфильмнар тапшырды. Бу укучыларга татар телен тагын да тирәнрәк үзләштерегә мөмкинлек бирәчәк.- Өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләренә, шул исәптән, Яңа Мансурныкына да, алга таба да татарча китаплар җибәреп торачакбыз, - дип белдерде өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International