Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы 2019 елның 9 сентябрендәге 93 номерлы боерык белән белем бирү оешмасының психологик-педагогик консилиумы турында якынча Нигезләмә расланды. Документның максаты - укучыларны психологик-педагогик яктан тәэмин итү аша укыту, үстерү, социальләштерү һәм адаптацияләү өчен оптималь шартлар тудыру.