2019 елның 13 сентябрендә «Самородово» спорт-сәламәтләндерү лагеренең учак аланында тантаналы рәвештә «Идел буе Аҗаганы-2019» хәрби-спорт уенының VII округ финалының ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Идел буе федераль округының 14 регионыннан 196 иң көчле яшь спортчы килгән ярышлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү билгесе астында узды.