Киров һәм Мәскәү районнарының мәгариф бүлеге мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча кабул итүче белгечләр санын арттыра

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Киров һәм Мәскәү районнары мәгариф бүлеге, гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча кабул итү алып баручы белгечләр санын арттыра.

Ике белгеч кабул итүне 501  нче номерлы кабинетта көн саен 9.00-18.00, пәнҗешәмбе 9.00-12.00 сәгатьләрдә алып барачак. Төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр. Кабул итү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы язылу һәм талоннар буенча башкарыла, аларны Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасының беренче катында терминалда алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International