Инновацион укыту алымнарына таянып белем бирү баланың сәләтен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең директорлары, укыту эше буенча директор урынбасарлары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре катнашында конференция узды.
КФУның Педагогика һәм психология институтының педагогика кафедрасы доценты Надежда Ячина педагогикада заманча инновацион технологияләр турында сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, инновацион укыту алымнарына таянып белем бирү баланың сәләтен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә.
Педагогика һәм мәктәпкәчә белем методикасы кафедрасы мөдире Валерьян Габделхаков үз чыгышында гомумбелем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек, заманча шартларда белем һәм тәрбия бирүдә психологик үзенчәлекләргә тукталды. Аның фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балны җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы югары уку йортларын сайлый, шул сәбәпле, республика сәләтле яшьләрен читкә озатырга мәҗбүр. Валерьян Фәритович фикеренчә, мәктәптә алган белем вузда яхшы билгеләргә укырга мөмкинлек бирергә тиеш. Моның өчен заманча технологияләр белән бергә мәгариф буенча совет елларында тупланган тәҗрибәгә дә таянырга кирәк. Педагогика кафедрасы хезмәткәре Илфар Яруллин укытучыларны республика, илкүләм һәм халыкара конференцияләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International