Бердәм дәүләт имтиханын оештыруга үзгәрешләр керергә мөмкин

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханы компьютер ярдәмендә узачак, чит телдән имтиханының бер өлешен телдән дә бирергә туры киләчәк. Ә Бердәм дәүләт имтиханы үзе мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында түгел, ә бәйсез экспертлар базасында узачак. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы урынбасары Татьяна Бархатованың РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы кидәшмәсенә әзерләгән чыгышында хәбәр ителә.
Яңалыкларны кертү эксперимент рәвешендә быел ук башланачак. 2012 елның октябрендә Россиянең 83 төбәге укучылары информатика буенча БДИны компьютер ярдәмендә тапшырып караячак. Ә 25 төбәктә чит телдән яңача сынау тотачаклар. 2013 елның февраль-март айларында 6 төбәктә имтиханнар БДИ бәйсез үзәкләр базасында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International