Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Россиянең ел укытучысы-2012” Бөтенроссия конкурсының финал этабы бара
2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
“Россиянең ел укытучысы-2012” Бөтенроссия конкурсының финал этабы 22 сентябрьдан 2 октябрьга кадәр Липецк каласында уздырыла. Чөнки былтыргы абсолют җиңүче – биология укытучысы Алексей Овчинников шушы шәһәрдән. Быел үз төбәгендә җиңүгә ирешкән 77 укытучы арасында Татарстан Республикасы исеменнән анда Казандагы 111 нче рус-татар урта гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Николай Токранов та көч сынаша. Аңа жирәбә буенча 11 нчеләргә рус әдәбиятыннан дәрес бирү “төшкән”. Хәзерге вакытта конкурс сайтында конкурсантлар, аларның эшчәнлеге турында һәм ярыш барышы буенча материаллар, конкурс документлары бирелә тора. Шулай ук конкурс чаралары видеоязмасы да урнаштырыла. Оештыручылардан алынган мәгълүмат буенча, 24-25 сентябрьда конкурсантлар предметара төркемнәрдә ачык дәресләр күрсәткән, аннары методберләшмәләр заданиеләре буенча тәҗрибәләре, эш системасына дәресләре ничек итеп туры килүе-чагышуы, нинди технологияләргә һәм методикаларга ия булулары турында сөйләгән. Бүген һәм иртәгә задание буенча укучылар белән сөйләшү һәм аерым ата-аналар белән әңгәмәләшү каралган. 28ендә исә I тур нәтиҗәләре билгеле була. 29ында II турга старт бирелә: ул көнне укытучылар осталык дәресләре күрсәтергә тиеш була. 30 сентябрьга конурс биреме – ачык дискуссия. 1 октябрьдан – III тур. Ул көнне мәгариф сәясәтчеләренең “түгәрәк өстәл” утырышы була. Шул рәвешле, жюри Липецкида конкурсның 15 лауреаты сайлап алыначак, соңыннан алар финалның II турына чыгачак, нәтиҗәдә, 5 җиңүче Липецк Педагогика университетында игълан ителәчәк. Аннары РФ мәгариф һәм фән министры белән очрашу, 2 октябрь көнне өлкә Мәдәният сараенда конкурс ябылу тантанасы планлаштырылган. Шушы 5 җиңүче арасында абсолют җиңүче кем икәне 3 октябрьда Мәскәүдә игълан ителеп, аңа “Олы пеликан” сыны тапшырылачак. Искәртеп үтәбез, “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсы 1990 елдан бирле уздырыла. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ халык мәгарифе һәм фәне хезмәткәрләре профсоюзы, “Учительская газета” басмасы гамәлгә куйган һәм аны оештыручылар да - алар. Барлыгы 23 кешедән торган жюри рәисе – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РФА академигы Виктор Садовничий.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар
Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды.
Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды
Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә.
Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак
Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак.
«Җиңү диктанты» 75 илдә 36 мең мәйданчыкта узачак
24 апрельдә «Бердәм Россия» «Җиңү диктанты» халыкара акциясен үткәрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз