Казанда педагогларның һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узачак

2019 елның 29 сентябре, якшәмбе

2019 елның 27 нче сентябрендә Казан шәһәре Совет районының 185нче күппрофильле лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, аларның белем бирү эшчәнлеге буенча урынбасарлары һәм җаваплы белгечләр, укыту-методик эш буенча РИБ начальникларының урынбасарлары, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International