ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның тәрбиячеләр көне белән котлавы

2019 елның 27 сентябре, җомга

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!

         Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез!

        Кешенең җәмгыять белән бәйле тормышы балалар бакчасыннан башлана. Нәкъ менә сез гаиләдә әхлак һәм тормыш  нигезләрен саласыз. Баланың нинди үсеш алуы күп очракта сезнең белем, тәҗрибәгезгә, мәхәббәтегезгә һәм сабырлыгыгызга бәйле.

        Баланы балалар бакчасына биргәч, ата-аналар, барыннан да элек, аңа анда уңайлы  булуын телиләр. Шуңа күрә сабыйларны яраткан, алар белән уртак тел таба, кызыксындыра, талантларын һәм сәләтләрен үстерә белүче кешеләрнең каршылавы бик мөһим.

        Көн саен республиканың нәни гражданнары өчен 2 меңнән артык балалар бакчасы ачыла, аларда 22 меңгә якын педагог, 30 мең башка хезмәткәр: пешекчеләр, кече тәрбиячеләр, шәфкать туташлары һ. б.эшли.

        Һөнәри осталыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.

        Сезгә барыгызда да уңышлар юлдаш булсын, ә иҗади идеяләрегез тормышка ашсын! Ныклы сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез!

Министр                                                                               Р. Т. Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International