Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Премьер-министры Татарстанның яңа мәгариф министрын тәкъдим итте
2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте. Хөкүмәт җитәкчесе ТР Президентының ТР Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды. Энгель Фәттахов укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә әлеге тармакның нечкәлекләрен яхшы аңлый, дип белдерде Илдар Халиков. “Эньгель Фәттаховка чын күңелдән яңа вазыйфада уңышлар телим. Элеккеге эшендә алган административ тәҗрибә, кешеләр белән эшли белү кебек сыйфатлары биредә дә тулысынча ачыла алуына шигем юк”, - дип белдерде Илдар Халиков. Премьер-министр министрлыкның элеккеге җитәкчесе эшен дә игътибарсыз калдырмады. Аның сүзләренә караганда, үз вакытында Альберт Гыйльметдинов керткән яңалыкларны күпләр кабул итә алмады. Әмма хәзер укытучыларның хезмәт хакын арттыру, квалификация күтәрү мөмкинлекләре, мәктәпләрне җиһазлау һ.б. кебек гамәлгә куелган җитди үзгәртүләр хуплана. “Бүген бездәге мәгълүматлаштыру һәм аның өчен шартлар булдыру дәрәҗәсе белән илнең бер генә төбәге генә түгел, ә кайбер дәүләтләр дә мактана алмый”, - дип белдерде Илдар Халиков һәм Альберт Гыйльметдиновка, министрлык командасына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Искәртеп узабыз, Энгель Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ТР Актаныш муниципаль районында җитәкчелек иткән. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлек сәясәт советы секретаре, Актаныш районы Халык депутатлары советы рәисе. Өйләнгән, ике кыз һәм бер малай тәрбияли.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
14
май, 2026 ел
Казанда Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» конкурсына нәтиҗә ясалды
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз