Сезне чын күңелдән иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе – Өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлыйм!
Бөтен тормышыгызны укытучылык кебек игелекле һөнәргә багышлаган кешеләр буларак, сезгә тирән хөрмәтемне белдерәм. Без үзебезне мөстәкыйль фикерләргә, сәләт-мөмкинлекләребезне ачарга булышкан кешеләрне гомер буе олы ихтирам хисе белән искә алабыз.
Һөнәрегезгә тугры булуыгыз, лаеклы ялда булуыгызга карамастан да, балалар белән актив шөгыльләнүегезне, үз тәҗрибәгезне яшь педагогларга тапшыруыгызны дәвам итүегез, иҗтимагый тормыш үзәгендә булуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхетле озын гомер телим!
Сезнең янәшәгездә һәрвакыт кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз, якын дусларыгыз булсын!
Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов