2-3 октябрьдә «Россиянең укытучы-дефектологы – 2019» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабының турыдан-туры сынаулары узачак.
Шушы көннәрдә конкурсның читтән торып катнашу өлеше тәмамланды. Аңа 59 педагог заявка биргән. 20 лауреат үз эшләрен Мәскәүдә тәкъдим итәчәк. Алар арасында Е.г. Ласточкина исемендәге Казан интернат – мәктәбе укытучысы Галия Хәмидуллина да бар.