"Цифрлы алгарыш” мәктәп финалында Казан, Иннополис һәм Бөгелмә командалары җиңү яулады

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Казанда «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия IT-конкурсы кысаларында мәктәп укучылары өчен 24 сәгатьлек хакатонга нәтиҗәләр ясалды. Төп призларны Казан, Иннополис һәм Бөгелмәдән яшь профессионаллар командалары алды.

«Бизнес-трек» номинациясендә берьюлы берничә Бөгелмә мәктәбе укучылары алтын медальләр яулады. Егет-кызларның сүзләренә караганда, алар мондый зур күләмле хакатонда беренче тапкыр катнашалар һәм призлы урыннар алырга исәп тотмаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International