Иртәгә, 1-нче октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Казан циркында мәктәп укучылары өчен мәдәни-агарту проектына рәсми старт биреләчәк. Көн дәвамында алар өчен республика музейлары, театрлары һәм китапханәләре буенча бушлай экскурсияләр оештырылачак. Программада шулай ук мастер-класслар, квестлар, сәхнә артына сәяхәт һәм хәтта ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский белән репетиция дә бар.