Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2
2019 нчы елның 27 нче сентяберендә Казан шәһәре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
II этапны уңышлы узган 10 укытучы алдына реаль шартларда ачык дәресләр бирү бурычы куелды. Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим иттеләр. Аларның осталыгын «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең жюри әгъзалары бәяләде: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина, КФУның милли педагогикасы фәнни үзәге доценты Рәисә Садриева, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының доценты һәм әйдәп баручы белгече Лилия Гыйләҗева һәм Лилия Хисмәтова.
Йомгаклау этабы нәтиҗәсендә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Минзөфәр кызы Хисамова танылды.
II урында – Сǝмигуллин Таһир Фида улы, Арча районы Яңа Кенǝр урта мǝктǝбе физика укытучысы.
III урында – Мөхәммәтова Зилә Рафаел кызы, Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы; Мусина Ләйсәния Зәки кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.