Казанның Гимнастика үзәгендә 19 яшькә кадәр булган спортчылар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге старт алды.
Ярышлар ике этаптан тора: 5 октябрьгә кадәр — команда чемпионаты, 7-13 октябрьдә — шәхси чемпионат. Команда ярышлары шулай ук ике этапта узачак, ә шәхси турнир – олимпия системасы, төшеп калу буенча.
Ярышларны оештыручылар-Бөтендөнья бадминтон федерациясе, РФ милли бадминтон федерациясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Бадминтон федерациясе һәм «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»КБАО.
Россия җыелма командасы составында Татарстаннан ике катнашучы да бар - Таймаз Гәрәев белән Тимур Вәлиуллин.