Казаннан Халыкара олимпиада финалисты инвалидлар өчен универсаль кушымта эшләде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаган Илмир Әхәтов 4-7 октябрьдә Мәскәүдә «МИСиС» милли тикшеренү технология университеты базасында узачак «IT-Планета 2018/19»олимпиадасы финалына чыкты. 

«Узган ел сайлап алу этапларында дулкынландым, ә хәзер мин үземне нәрсә көткәнен беләм. Минем бурыч-барысын да дөрес тәкъдир итү һәм көндәшләргә лаеклы конкуренция булдыру», - дип ассызыклады Әхәтов.

Егет мәктәптә укыганда компьютер һәм программалаштыру белән мавыга. Булачак конкурс турында ул укытучыдан белде. Катнашу өчен үз идеяңне эшләргә кирәк иде. Барлыгы 3,5 мең гариза бирелгән, шуларның унысы гына финалга сайлап алынган.

"Минем өчен бу беренче җитди конкурс", – дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Программист мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен элегрәк эшләнгән смартфон утилитларын үз эченә алган мобиль кушымта тәкъдим итте. Аерым алганда, ул волонтерны чакыртырга мөмкин булган кушымта һәм GPS-трекер кебек эшләүче датчикны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International