2019 елның 28 сентябрендә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында Инглиз теле буенча «Speak English» дискуссия клубының «Faces and body language»темасына беренче дәресе узды. Лектор: Emmanuel Mulile. Native English teacher.
Дискуссия клубы утырышында Казан шәһәренең урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Дәрес укучыларда Инглиз теле күнекмәләрен камилләштерү максатыннан үткәрелде.
Дәрес җанлы кызыксыну уятты, укучылар формаль булмаган аралашуның тел мохитенә чуму, инглиз телен белүләрен тел йөртүче һәм башка бер-берсе белән практикада куллану, сүзлек запасын киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлекләргә ия булдылар.