Исегезгә төшерәбез, безнең Казан биология укытучысы Бөтенроссия конкурсы лауреатлары арасына керде инде.
Узган шимбәдә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйның «Фирдәвес» холлында «Россиянең Ел укытучысы-2019» 30 нчы Бөтенроссия конкурсының 15 лауреаты исемнәре игълан ителгән иде. Сынау нәтиҗәләре буенча жюри икенче турга узган катнашучыларны билгеләде. 2019 елда Россиянең иң яхшы 15 укытучысы арасына Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәетов керде. Наил Мирсәетов өчен конкурс сынаулары дәвам итә. Кичә Грозный шәһәренең 14 нче гимназиясендә «Мастер-класс»ның беренче сынавы узды. Бу этапта Наил үзенең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын күрсәтте.