Иннополис университеты ноябрьдә Венгриядә узачак бөтендөнья беренчелегендә илебез данын яклаячак робот техникаларын сайлап алуны төгәлләде. Россия катнашучылары «Төп», «Алдынгы», «Роботлар футболы» һәм «Иҗади»категорияләрендә медальләр өчен көрәшәчәк.
Россиянең IT-вузы җитәкчелеге астында узган Федераль укыту-тренировка җыеннарында 11 регионнан 36 команда көч сынашты, алар арасында - 2019 һәм WROFIT-2019 Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы җиңүчеләре, призерлары һәм катнашучылары. Дөнья олимпиадасына юлламаны җыеннардан соң Мәскәү, Владивосток, Миасс, Түбән Тагил, Раменский, Мытищ, Магнитогорск, Новочебоксарск һәм Иннополис шәһәрләреннән 13 команда алды.
"Иҗади" категориягә сайлап алу дистанцион рәвештә узды. Җыелма командада урын өчен 9 регионнан 11 команда көч сынашты. Ил данын яклау хокукына Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербургтан 3 коллектив ия булды. Сайлап алу проектлары узды: Synchronium — пилотсыз машиналар өчен виртуаль көйләүче; LEGO Education Helper — робот техникасы дәресләрен үткәрүдә ярдәм итүче робот; PinGO — Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерү өчен робот.
2019 елда Бөтендөнья роботлар олимпиадасының темасы — «Акыллы шәһәрләр» — Smart Cities. Ул шәһәрнең һәм торак пунктларның ачыклыгын, куркынычсызлыгын, ныклыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү максатына бәйле.