КФУда XI Халыкара "Җир яны астрономиясе һәм космик мирас" конференциясе ачылды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Конференциядә Россия һәм чит ил галимнәре, космонавтлар, космик ведомстволар вәкилләре, шулай ук студентлар һәм аспирантлар катнаша.

2019 ел КФУда Иван Симонов елы дип игълан ителде-1 июльдә галим, Казан университеты ректоры тууына 225 ел тулды. Астроном Симонов 1820 елның 28 гыйнварында Антарктида ачкан беренче рус антарктик экспедициясе составында бердәнбер галим була һәм 29 утрау аның хөрмәтенә атала.

Конференция кысаларында 2-3 октябрьдә «Космос фәне» VI яшьләр мәктәбе эшләячәк, анда 100дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашачак. Аларга лекцияләрне астрономия өлкәсендә танылган галимнәр укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International