ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Укытучылар көне белән котлавы

2019 елның 5 октябре, шимбә

Кадерле укытучыларыбыз!

Сезне искиткеч бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!

        Бу бәйрәм барыбызга да чын мәгънәсендә кадерле: чөнки һәрберебезнең тормышында укытучы мәктәп чорыннан ук иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора.

           Татарстанда гына да мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли. Алар көн саен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга, иҗади һәм спорт студияләренә ашыга.

           Һәрберебез укытучыларның кайгыртучан куллары аша узды һәм сезнең саф күңелегез, балаларга булган чиксез мәхәббәтегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә тәҗрибә туплады. Сезнең ярдәм белән балаларның сәләт-мөмкинлекләре ачыла, сез аларга  тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итәсез. Нәкъ менә сез безнең балаларга тормышта намуслылык, хөрмәт, гаделлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт кебек асыл сыйфатларның мөһимлеген аңларга ярдәм итәсез. Бу әхлакый нигезләрне дәреслекләрдән дә өйрәнергә мөмкин түгел, шулай ук Интернеттан да алып булмый. Аларны бала бары тик акыллы остазлары  янәшәсендә генә сеңдерә ала.

           Һәр укытучы үз укучыларын уңышлы, шат күңелле һәм максатчан кешеләр итеп күрергә тели. Мин сезгә гомерегезне мәгарифкә багышлавыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм укытучылык һөнәренә тугрылыклы булуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.  

           Эштә үткәргән һәр көнегез сезгә яңа ачышлар алып килсен, эзләнергә, үсәргә һәм алга барырга ярдәм итсен. 

           Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим.

 Бәйрәм белән, кадерле һәм хөрмәтле педагоглар!

 

Министр                                                                                                  Р. Т. Борһанов

 

Белешмә өчен:

Татарстанда 71,7 мең педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 36 меңнән артыгы - мәктәпләрдә, 21,5 меңе - балалар бакчаларында, 3,4 меңе - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 10,7 меңе-югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында.

2019 елда ТР мәгариф инфраструктурасын үстерүгә 16,5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуларның 3 027,4 млн. сумы - гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмаларны капиталь ремонтлауга, 16,31 млн.сумы – «Уңайлы мохит» программасына, 681,4 млн. сумы – ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлауга, 8,8 млн. сумы – спорт залларын капиталь ремонтлауга, 7,2 млрд. сумнан артыгы – мәктәпләр төзүгә, 4,5 млрд. сумнан артык балалар бакчаларын төзүгә тотылды.

Балалар бакчаларында эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы - 27,9 мең сум, мәктәп педагогик хезмәткәрләренең - 32,3 мең сум, мәктәп директорларының - 55,4 мең сум, балалар бакчалары мөдирләренең - 36,8 мең сум тәшкил итә.

2018/2019 елда «Безнең яңа укытучы», «Иң яхшы мәктәп директоры», «Безнең иң яхшы методист», «Уңышлы мәктәп», «Сәләтле балалар өчен интернат булган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм» грантлары гамәлгә ашырылды.

Бүгенге көндә «Безнең яңа укытучы», «Безнең иң яхшы методист» һәм «Уңышлы мәктәп» грантларына сайлап алу процедуралары уза.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Безнең яңа укытучы» грантын алуга 200 грантчы - физика, математика, химия, биология, география, информатика һәм технология укытучылары билгеләнәчәк, аларга  математик һәм табигый-фәнни белем бирүне яхшырту максатыннан ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча билгеләнгән. Калган фән укытучылары, «Безнең яңа укытучы» грантын алучылар ай саен хезмәт хакына 8625 сум күләмендә өстәмә акча алачак.

«Безнең иң яхшы методист» грантын алуга конкурс нәтиҗәләре буенча 280 методист һәм районнар мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының иң яхшы урынбасарлары билгеләнәчәк. Методистлар берьюлы 130 мең сум, урынбасарлары 100әр мең сум акча алачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Уңышлы мәктәп " (8 грант) – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары билгеләнәчәк, алар бер үк вакытта 1әр млн сум алачак.

Бүгенге көндә «Сәләтле балалар өчен интернат булган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү» һәм «Иң яхшы мәктәп директоры» грантларын алу өчен сайлап алу процедуралары уздырылган инде.

«Сәләтле балалар өчен интернат-йорт» дип аталган бәйге нәтиҗәләре буенча сәләтле балалар өчен интернат тибындагы 8 гомуми белем бирү оешмасы билгеләнде, алар Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн. сумнан 2 млн. сумга кадәр акча алачак.

«Мәктәпнең иң яхшы директоры» грантын алуга конкурс нәтиҗәләре буенча 20 грант алучы билгеләнде:

– 11-20 урын - 90 мең сум;

– 6-10 урын - 150 мең сум;

– 2-5 урын – 175 мең сум;;

– 1 урын – 225 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International