Рөстәм Миңнеханов: "Укытучы булу җиңел тугел. Мин укытучы була алмас идем"

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнаша. Ул укытучының хезмәте — «зур тырышлык һәм түземлек таләп итә торган катлаулы хезмәт», дип ассызыклады.

«Сезнең һәрберегез-уникаль хәзинә. Әмма укытучы булу җиңел түгел. Менә мин укытучы була алмас идем. Сездә булган түземлек, һәрвакыт үрнәк булу-бик зур тырышлык таләп итә, шуңа күрә сезгә зур хөрмәт белән карыйм», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International