Рафис Борһанов: "Татарстан бюджетының һәр өченче сумы мәгарифкә тотыла"

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан бюджетының һәр өченче сумы мәгарифкә тотыла. Бу хакта Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Мөмкинлектән файдаланып, республикабызның Президентына, ул җитәкләгән зур командага безгә эштә күрсәтелгән бәяләп бетергесез ярдәм өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», - диде мәгариф һәм фән министры.

Тантаналы чара В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды. Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, зал «70 меңнән артык кеше булган зур республика педагоглары армиясенең йөзенче өлешен генә» сыйдырган.

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, министр аларга сабырлык теләде. «Мондый эш белән бары тик берәмлекләр кенә шөгыльләнә ала, чөнки бу сәләт югарырак бирелгән. Барлык педагогларыбыз да үз укучыларына керткән хезмәтләрен хөрмәт итеп күрсеннәр иде», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International