«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре Тәтеш районының ике авыл мәктәбендә – Олы Тархан һәм Алабирде авылларында ачылды.
Алабирде урта мәктәбе директоры Ваһап Гарифуллин «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында алынган заманча җиһазларга бик шат булуын әйтте.
«Технология», «Информатика» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәре буенча Балаларны яңача укыту өчен педагоглар Илһам Мәүлетов, Тәслим Фәтхуллин һәм Рөстәм Гарифуллин үз юнәлешләре буенча квалификацияләрен арттырдылар.
Хәзер балалар табибка кадәр беренче ярдәм күрсәткәндә хәрәкәтләрне сынап карау өчен манекеннар кулланалар һәм робот техникасының өч төрен өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Шулай ук мәктәп өч квадрокоптер алды. Аларны бинада да кулланырга мөмкин, шуңа күрә алар әлегә мәктәп спорт залында очалар.