Түбән Кама кызы Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә ишарәләр ярдәмендә җыр тәкъдим итәчәк

2019 елның 4 октябре, җомга

Түбән Кама кызы Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. 15 яшьлек Мәликә инде биш ел ишарәле җырлау белән шөгыльләнә һәм бөтен дөньяны яуларга хыяллана.

Түбән Кама кызының башкарачак номерында иң мөһиме – куллар: нәкъ менә алар җырның хис-тойгыларын һәм мәгънәсен тулысынча тапшырырга ярдәм итә. Бу-ишарә ярдәмендә башкарыла торган җыр. Мәликә начар ишетә.

Дүрт яшендә йөрәгенә операция ясатканнан соң Мәликә ишетү сәләтен югалта, ләкин бу аңа халык алдында чыгыш ясарга комачауламый.

Мәликә музыканы вибрация аша кабул итә –  ул аны тиресе аша сизә һәм тамашачыга барлык эмоцияләрне җиткерә ала. 15 яшьлек кыз республика, бөтенроссия һәм дөньякүләм конкурсларда күп җиңүләр яулаган. Хәзер яшь артистка дәрәҗәле парамузыкаль фестивальгә әзерләнә.

Мәликәнең җиңүгә өмете зур. Кызның репетицияләре көнгә дүрт сәгать бара, шул ук вакытта ул мәктәпне дә онытмый, «бишле» һәм «дүртле» билгеләренә генә укый. Дусларга да вакыт җитә – алар аның төп фанатлары: хуплыйлар һәм номерны ничек көчәйтергә мөмкин булуын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International