Минтимер Шәймиев беренче полилингваль белем бирү комплексы объектларын төзү буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев "Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл" беренче полилингваль белем бирү комплексы объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев күптән түгел беренче полилингваль комплекс объектларында булу бүгенге көндә барлык эшләрнең дә график буенча баруын күрсәтте, дип билгеләп үтте.

Киңәшмә эш барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне һәм комплекс объектларын проектлаштыру һәм төзү буенча яңа тәкъдимнәрне карауга багышланган иде. 

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Бондаренко урамында мәктәп һәм Бичурин урамында билингваль мәктәп төзелеше барышы турында сөйләде.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов киңәшмәдә катнашучыларга беренче полилингваль белем бирү комплексын формалаштыру процессы турында мәгълүмат бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International