Быел җәй Татарстанда 179 мең дә 26 бала ял иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде.
2019 елның җәйге чорында 179 мең дә 26 бала ял итте: стационар лагерьларда – 87 мең 232 кеше, санатор учреждениеләрдә – 5 мең 290 кеше, Кара диңгез буендагы лагерьларда – 5 мең 250, палаткалы лагерьларда – 12 мең 179, көндезге лагерьларда – 57 мең 75, хезмәт һәм ял лагерьларында – 12 мең кеше.
Ел дәвамында барлыгы 219 меңгә якын бала ял итәчәк.
Быел сәламәтләндерү кампаниясен Татарстан бюджетыннан финанслау 1,5 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 78 млн. сумга (5,3%) күбрәк. 2019 елда республика юлламаларның бәясен 49 меңнән артык бала каплаган.