9 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру буенча эскпертлар утырышы узды.
Чарада экспертлар төркеме әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Иҗтимагый палата, республиканың Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2020 елга Министрлыкның максатлары һәм бурычлары исемлеген формалаштыру. Дискуссия барышында экспертлар күрсәтелгән исемлеккә кертү өчен мәгариф өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Алга таба әлеге тәкъдимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «халыктан сораштыру» сервисында узачак ачык онлайн-тавышка чыгарылачак. Бу этапта халык иң өстенлекле максат һәм бурычлар өчен тавыш бирә, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә ала.