Татарстан укучылары һәм студентлары «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» дип аталган стратегик инициативалар агентлыгы программасында катнаша

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Программа Россиянең 23 төбәгендә тормышка ашырыла. Һәр субъект югары квалификацияле остазлар җитәкчелегендә сәяси, фәнни һәм һөнәри өлкә вәкилләре арасыннан белем алу өчен катнашучылар командасын тәкъдим итә. Командалар үзләренең проект идеяләрен тормышка ашыралар, үз төбәкләренең әйдәп баручы предприятиеләрендә профессиональ сынаулар уза.

23 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстан командасы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә уза торган «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» тематик сменасында катнаша. Катнашуга шулай ук Пермь крае, Мәскәү, Новгород, Тула, Төмән һәм Ульяновск өлкәләреннән командалар чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International