«Казан» агропаркында Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортлары студентларыннан авыл хуҗалыгы продукциясе һәм сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узачак

2019 елның 11 октябре, җомга

12 октябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркы базасында (Казан ш., Аграр ур., 2 йорт) Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгате эшләнмәләре ярминкәсе узачак.

Ярминкә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, АҖ «Казан» агросәнәгать паркы һәм коммерциячел булмаган партнерлык «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы» ярдәмендә үткәрелә.

Һәр муниципаль район үз экспозицияләрен көллият һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар (мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һ.б.) белән берлектә тәкъдим итәчәк.

Ярминкә үз эшен иртәнге сәгать 8дән башлап, төшкә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International