2019 елның 16-18 октябрендә Казанда Казан дәүләт мәдәният институты оешуга 50 ел тулуга багышланган «КазГИК-50» Халыкара мәдәният һәм мәгариф саммиты узачак.
Саммит кысаларында «Заманча арт-киңлек: алдынгы концепцияләр һәм локаль сәнгать практикалары», «Глобальләшү шартларында заманча социаль-мәдәни өлкәне үстерү доминантлары», «Китапханә 4.0: миссия, стратегия, практика» халыкара фәнни-гамәли конференцияләре, «Туризм: теория һәм практика», «Театр белеме: проблемалар һәм перспективалар», «Төбәкләрдә кино һәм телевидениене үстерү перспективалары» панель дискуссияләре узачак.