Географик диктант мәйданчыкларын теркәү 13 октябрьгә кадәр озайтылды, дип хәбәр итә Рус география җәмгыяте.
Чараның максаты булып география буенча белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә карата кызыксынуны арттыру тора.
Диктант 27 октябрьдә махсус оештырылган мәйданчыкларда һәм проектның сайтында онлайн режимда узачак. Диктантның барлык вариантлары да рус һәм инглиз телләрендә төзелә һәм ике өлештән тора – географиядән (10 сорау), образлы фикерләүгә, системалы логика һәм эрудициягә (30 сорау) биремнәр нигезендә географик ликбез.
2018 елда географик диктантны дөньяның 97 илендә язганнар. 2017 елдан халыкара акцияне үткәргән дүрт ел эчендә анда 900 меңгә якын кеше катнашты.