Бүген һәркайсыбызның күңелендә кечкенәдән уелып килгән кадерле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә

2012 елның 5 октябре, җомга
Казанда мөгаллимнәрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хөрмәтләделәр.
Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты. Кайнар тәбрикләүләр дәртле биюләр, җыр чыгышлары белән үрелеп барды.
Иң элек укытучыларга изге теләкләрен Илдар Халиков җиткерде. “Укытучылар көне – башка бәйрәмнәрдән аерылып торучы үзенчәлекле һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Без барыбыз да дулкынлану кичереп, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаган һәм күз яшьләренә чыланып мәктәптән киткән көннәребезне хәтерлибез. Республикада мәктәп тормышы кагылмаган гаилә юктыр, мөгаен. Кемнәрдер үзләре мәгариф хезмәткәрләре булса, башка берәүләрнең исә, балалары яки оныклары мәктәптә белем ала. Аларның якты киләчәген һәммәбез дә педагог образы белән бәйләп карыйбыз. Күптөрле һөнәрләр бар, әмма монысы башкалардан аеруча аерылып тора. Көн саен балаларга билгеле бер предмет серләрен төшендереп кенә калмыйча, булачак кешенең психологиясен дә формалаштырып, укытучыга төрле җитди бурычларны хәл итәргә туры килә. Миңа укытучы гаиләсеннән булганлыктан, дәфтәрләр, кәгазьләр өемен күреп үскән, берничә елдан соң да укучының туган көн һәм башка бәйрәм белән котлавыннан кичерелгән шатлык хисләре таныш булган һәм укытучы һөнәре белән горурланырга мәҗбүр иткән башка әйберләр үтә дә кадерле булган кешегә, нәкъ менә шушы һөнәр вәкилләрен котлау бик сөенечле”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков.
Премьер-министр дөньяның бик тиз алмашынып торуы, ил, республика алдында яңа бурычлар куелуы һәм моның нәтиҗәсендә педагог җилкәсенә яңа бурычлар йөкләнүе турында да сөйләде. “Күп кенә эшчәнлек юнәлешләре арасында педагогик юнәлеш үсеше, Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте тарафыннан да өстенлекле санала”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков. “Киләчәк” программасы педагогларга лаеклы хезмәт хакы алырга ярдәм итте, бу программа кысаларында дәүләт финанс чыгынаклары хисабына мәктәпләргә дә игътибар юнәлтелде. Илдар Халиков әйтүенчә, бүген 700 дән артык мәктәп төзекләндерелгән. Республикада инглиз теленә өйрәтү һәм башка программалар да гамәлгә ашырыла.
“Без сезнең республика киләчәгенә керткән өлешегезне күрәбез. Бүген шушы залга җыелган халыкара, федераль конкурсларда җиңүчеләрне, югары казанышларга ия мөгаллимнәрне, эше белән горурланырлык укытучыларны хөрмәтләү бик күңелле. Олимпиадаларда, Спартакиадаларда җиңү яулаучылар арасында “Татарстан мәктәбе укучысы” дип игълан итсәләр, көчле горурлык хисләре туа. Рәхмәт сезгә, моны өчен! Мин Сезгә сизгер, мавыгучан укучылар телим. Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык телим”, - дип төгәлләде чыгышын Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International